Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 3

Шигырьләр
Дөньяга килде бер кеше

Оглавление

Дөньяга килде бер кеше.

Артты бер гомер.

Зур тормыш аңа үзеннән

бер урын бирер.


Дөньяга туды яшь бала

мең газап аша.

Газаплар бетсен,

     син, бала,

кайгысыз яшә.


Салкында сине төрергә

юрган сырганнар.

Тәпи баскач та йөрергә

юллар сузганнар.


Бәхетең артырмы, күренсә

юлның азагы?

Газаплар булсын –

яңаны

     эзләү

          газабы.


1957

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх