Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 2

Шигырьләр
«Ни белән үлчәнә үткән гомер…»

Оглавление

Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Йөргән юллар белән,

уй чаткысы булып йөзгә төшкән

юл-юл сырлар белән.


Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Менгән үрләр белән,

үзән-үрләрендә йөргәнеңдә

белгән серләр белән.


Ни белән үлчәнә үткән гомер?

Калган эзләр белән,

кеше күңеленә орлык итеп

салган сүзләр белән.


Һәм өметләр белән!

Йә табылган,

          йә тапталып калган…

Гомерең алда –

     үлчәүләргә сыймас

          хыялларың барда.


Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх