Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 9

Шигырьләр
Ач, шигърият, серләреңне

Оглавление

Үз энҗемне эзлим һаман,

көн туса, йөрим йөдәп…

Ач, шигърият, серләреңне,

тылсымлы сүзләр өйрәт.


Гөл серләрен тыңлар идем,

чәчәк атса бер гөлем.

Таңда торып, сандугачтан

өйрәнимме җыр телен?


Боз пәрдәсен умырзая

ничек ача? – Күрсәйдең.

Энҗе гөлдән мәңге шиңмәс

такыялар үрсәйдең.


Тау чишмәсе таш эретә,

әллә суы кайнармы –

шуның серен сорыйм әле

сездән, Урал таулары!


Кем уйламый бер очарга,

йолдызларга юл төбәп?

Уйларымны җырга салам –

яшендәй сүзләр кирәк.


Ташка тисә, таш эресен,

һич сүрелмәсен йөрәк!

Ач, шигърият, серләреңне,

тылсымлы сүзләр өйрәт!


1960

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх