Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 15

Шигырьләр
«Караңгылар алай кара түгел…»

Оглавление

Караңгылар алай кара түгел, –

Айлар батса, Чулпан калкасы.

Күк йөзендә бермәл пәйда була

сызылып кына төшкән Ай кашы.


Йөзкәенә зәңгәр пәрдә япкан.

Ачылмаган әле керфекләр.

Ай кашына шунда гашыйк булды,

таңга калып янды офыклар.


Офыклардан әллә көнләшепме,

уятырга килде Кояшы.

Күк йөзеннән нурлар булып тамды

сызылып кына төшкән Ай кашы.


1961

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх