Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 16

Шигырьләр
Үкенмим

Оглавление

Тау артында зәңгәр болыт

бер килеп явар төсле.

Тауга менсәм, бу күңелем

юаныч табар төсле.


Тау башлары, ай-һай, биек,

тау буе – карамалык.

Нигә, дустым, үзең менгәч

әйләнеп карамадың?


Тау башында түгәрәк күл,

йөрмәдек түгәрәкләп…

Үкенмимен, сиңа карап

тау кичтем, шуңа рәхмәт.


1961

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх