Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 24
Шигырьләр
«Бер исә җил, бер тына…»
ОглавлениеБер исә җил, бер тына,
күк йөзе болыт кына.
Болытлар кичәр идем
искән җил булып кына.
Җил исә дә гел исә,
агыла болытлары,
тагыла болытлары…
Үтәргә иде ары.
Болытлар алып килсәм
күгеңә синең, иркәм,
япма тәрәзәң иртән,
болытлар белән килсәм.
Яшенле яңгыр кирәк –
таралсын кара болыт.
Кавышсын ике йөрәк,
яшенле чаткы булып.
Карасаң тәрәз ачып,
җил-яшен тынгач кына, –
табарсың яшен ташын
суынгач, сулгач кына.
1962