Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 26

Шигырьләр
Кыш үтмәгән әле

Оглавление

Кыш үтмәгән әле,

йомшак җилләр

яз хисләрен инде уята.

Алтын көзге белән ирештерә,

кояш көлеп карап куя да.


Тау түбәсе нейлон тунын салган,

бер елмаеп кояш назлауга.

Кырлар исә

      яшел уҗымнарын

ябып саклый –

      әле яз алда.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх