Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 35

Шигырьләр
Янә килдем Минзәләгә

Оглавление

Минзәлә юллары такыр, диләр…

Такырлыгы чынмы, түгелме –

шул юллары менә ничә еллар

һаман тартып торды күңелне.


Минзәләдә ярлар матур, диләр…

Ялгыз кеше ансын карасын.

Койрык кагып чапкан грузовойда

Чаллы белән Минзәлә арасын

кайчандыр бер очып үткән идек,

түмгәкләре саен

бер-беребезгә ныграк сыенып,

юлда җыелып яткан кар суының

биткә чәчрәвенә сөенеп.


Бездән дә бай кеше булмагандыр:

икебезгә – ике чемодан…

Агач өйдән нәни бүлмә алгач,

шатлык ашкан иде чамадан.

Ашау өстәле дә шул чемодан,

язу өстәле дә – чемодан,

Гел шатлыгы истә.


Борчулары

      сүзсез генә әллә йотылган.

Сыңар чиләк тотып, иртә таңнан

суга чират тору онтылган.

Гел шатлыгы калган. Язлар саен

мәктәп кичәләре хәтердә.

Ун ел элек унны бетергәннәр

унҗидедә кебек хәзер дә.

Минзәләдә юллар такыр, диләр…

Бәхетлеләр өчен такыр ул.

Минзәләдә ярлар матур, диләр…

Сөя белгән өчен матур ул.


Сикәлтәле сиртмә юлларыңнан

оча-оча килдем мин янә!

Бәхет кошым әллә бер каурыен

синдә калдырганмы, Минзәлә?


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх