Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 28

Шигырьләр
Күзләреңдә

Оглавление

Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,

яшердеңме,

      йә син түземме? –

Тутырып карау белән,

           күзләреңнең

иң түрендә күрдем… үземне.


Күзләреңдә синең диңгез төсе,

диңгез холкы –

      ярсый, карая,

Ә кайчакта, ярларыннан ташып,

дулкын бәреп керә арага.


Башым куеп дулкын уңаена

агыйммы соң, каршы йөзимме?

Ә каршыңа бассам,

           күзләреңнең

иң түрендә күрәм үземне.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх