Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 39

Шигырьләр
«Болыннарда – сихри бер ямь…»

Оглавление

Болыннарда – сихри бер ямь.

Такыялар үреп киям.

Чәчкә кадыйм чәчләремә –

бөтен дөнья чәчкә генә.

Йомшак кына җилләр исә.

Яфрагына җилләр тисә,

ак энҗеләр сибә шомырт.

Бу табигать нинди юмарт!

И былбылым, сандугачым,

бармы сайрап туяр чагың?

Гүзәллектән эри җаным,

бармы, башым, уяу сагың?

Ак күбәләк тибрәп оча,

чык суларын гөлдән эчә.

Дөнья аңа гөлгенәдәй,

гомере ләкин бер генә җәй.

Гөлләр сыйпап узыйм, дисәм,

кулларымны чәнчә билчән.

Былбыл тавышын тыңлап йөрсәм,

бәбкәләрне аулый тилгән.

Сөендерә язгы тамчы,

сискәндерә яшен-камчы.

Ә син сайра, сандугачым,

күңел – былбыл,

      йөрәк – лачын.


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх