Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 25

Шигырьләр
Поезд бара

Оглавление

Поезд бара,

поезд бара.

Кара диңгез

кала, кала…


Омтылгандай

хушлашырга,

дулкыннары

ярга кага.


Поезд бара,

таулар яра.

Кыя ташлар

кыелып кала.


Алда дала,

янда дала.

Көнбагышлар

көнгә бага.


Күмер таулар

кинәт калка.

Тау-тау байлык

илдә арта.

Поезд илтә

кемне кая –

кемдер бара,

кемдер кайта.


Көн дә, төн дә

тормыш бара,

әй, юлаучы,

йоклап калма!

Юллар чаба,

сулар ага,

якыная

ерак ара.


Ике якта –

миләш, балан.

Хушыгыз, хуш,

пальма, банан!

Башка диңгез

дулкынлана:

бодайлар

баш иеп кала.


Манаралар

ераклардан

үрелеп карап

каршы ала.

Тәгәрмәчләр

җырлап бара:

бәхетне кем

кайдан таба.


1962

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх