Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 38

Шигырьләр
Хәерле сәфәрләр

Оглавление

Урманнар, болыннар,

мәһабәт чыршылар…

Юлларда онтыла

мәшәкать-борчулар.


Бу җитез каеннар

кая гел йөгерә?

Кич була, ай чыга,

вагонга төн керә.


Шуышып төн керә,

моңая җырчылар.

Мәхәббәт турында

көй яз да җыр чыгар.


Тылсымлы аһәңнәр

җилкетте гомергә.

Сагышлы көй белән

кермә син күңелгә.


Йөрәкнең иң нечкә

кылына кагылма.

Һәй, гореф-гадәтләр

бик кырыс авылда.


Сездәге җыр-уен

чамасыз ярамый.

Бу төннәр алдаучан

томандай таралыр.


Җыр-уен – сезгә эш,

эшнең бер төрлесе.

Ә мине көтәдер

җир эше, тир эше.


Җырлыйлар җырчылар:

«Җилләрдә гөл сынар…»

Кем сынар, кем чыдар –

туасы көн сынар.


Паровоз ыргыла,

төтеннәр төтәтеп.

Ашыга вагоннар:

– Көтәдер, көтәдер…


И, туган якларның

ник якын җир-суы?!

Үрелгән пар толым –

шатлыгы, борчуы.


Иелә-бөгелә

каршылый арышлар.

Ә сез бит биредә

тик узып барышлый.


Хәерле сәфәрләр!

Бу минем тукталыш.

Ә йөрәк ник янмас:

көтәдер уттай эш.


Мәхәббәт турында

җырлыйлар җырчылар.

Юлларда онтыла

мәшәкать-борчулар…


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх