Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 40

Шигырьләр
«Ак конвертта адрес…»

Оглавление

Ак конвертта адрес –

     Казан.

Күк конвертта адрес –

     Казан.

Казан, Казан,

     сиңа язам.

Язам, бозам,

     сызам-язам.

Язам –

     килсә бәла-каза,

сиңа язам –

     шатлык артса.

Эндәшмичә калсаң,

     Казан,

шуннан авыр булмас

     җәзаң.

Җырлар язам сиңа, Казан, –

түгел синдә җырлар аздан.

Казаныңда кайнат, Казан,

Иделеңдә айкат яздан.

Җырлап акса,

     дөрләп янса,

димәк, яшим,

     нурлы Казан!


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх