Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 42

Шигырьләр
«Чәчәкләр – аланда…»

Оглавление

Чәчәкләр – аланда,

чәчәкләр – болында.

Ак канат ромашка

гашыйклар кулында.


– Ярата, яратмый,

яратмый, ярата…

Өметле карашлар

иң соңгы канатта.


«Сөяме, сөймиме,

сөяме, сөймиме…»

Сөйгәне әйтмәгән

сүзне гөл сөйлиме?


– Ярата, яратмый,

ярата, яратмый…

Никадәр чәчәкләр

өзелгән канатлы.


Чәчәкләр – кырларда,

чәчәкләр – юлларда.

Табышкан, кавышкан

күп икән дөньяда.


1964

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх