Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 33

Шигырьләр
«– Тиз кайт, әни…»

Оглавление

– Тиз кайт, әни, – диеп калса бала,

сабый белән булыр ана җаны.

Санап торыр күрешү араларын

сәгать саны түгел, минут саны.


– Хат яз, балам, – диеп калыр ана,

улы китәр ерак юллар белән.

Санар аннан күрешү араларын

айлар белән түгел, еллар белән.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх