Читать книгу Сайланма әсәрләр / Избранное - Сажида Сулейманова - Страница 29

Шигырьләр
Юлларга чыксаң

Оглавление

Мамык кар төшеп тора,

йомшак җил исеп тора.

Ак шәлең болгап, каен,

ак юллар миңа юра.


Көн иткән йортым-курам…

Озата чыга урам.

Сез ачык капка белән

көтәрсез мине, беләм.


Чыгам мин атлап кына,

кышкы юл ап-ак кына.

Колачын җәйгән дала,

җилләре каршы ала.


Җилләре ачы, кырыс.

Күңелем, булма тыныч.

Нинди тын иде урам…

Юлларга чыксаң – буран.


1963

Сайланма әсәрләр / Избранное

Подняться наверх