Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 47

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Милләт бәйрәме

Оглавление

Иксез-чиксез болгар җирләрендә

Мәҗүсилек булган заманда

Сабан туен бәйрәм иткән халык.

Гасырлардан күчкән шушы бәйрәм

Дәвам итә әле һаман да.


Ир-егетләр, хәтта үсмер кызлар

Көч сынашкан һәр яз җыелып.

Бу бәйрәмгә килгән бер кеше дә

Утырмаган кара коелып.


Сикереп чыгып мәйдан уртасына

Бил алышкан олы-кечесе.

Җиңә алган бу көрәштә бары

Батырларның да иң көчлесе.


Сабантуй бит бәйге генә түгел,

Милләтемне бергә туплаучы.

Бәйрәм көндә милли горурлыктан

Һәр йөрәккә тама мең тамчы.


Менә тагын бергә җыелыштык,

Көч сынашыр өчен бәйгедә.

Татарларның милли җыеннары

Шаулап, гөрләп үтә әле дә!


2008

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх