Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 55

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Рәхмәт хаты

Оглавление

(Экспромт)

Күңелеңнең изгелеген

Онытасым юк һичкайчан.

Серле күзләреңә карап,

Иң олы рәхмәтемне дә

Әйтә алмыйм, ичмасам.


Чөнки сине күрер өчен

Әллә нинди киртәләрне

Җимереп үтәргә кирәк.

Карашың кырыс булса да,

Сүзләрең корыч булса да,

Синдә шәфкатьле йөрәк.


Бу кадәр яхшылыгыңны

Ничек кайтарыйм икән?

Әллә, тагын да югары

Дәрәҗәгә ирешсен дип,

Менәр баскычлары саен

Уңыш гөлләре үссен, дип,

Теләктә торыйм микән?


2007, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх