Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 57

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Меңнәр йөрәгенә сыйгансыз

Оглавление

Рәшидә ханым Вәлиулловага

Күңелегез бигрәк йомшак Сезнең:

Яхшылыкны гына җыйгансыз.

Шуңа күрәдер дә бу дөньяда

Меңнәр йөрәгенә сыйгансыз.


Чибәрлеккә кушып ягымлылык,

Зирәк акыл биргән Ходаем.

Һәр эшегез – нәтиҗәле хезмәт:

Бала вакыттан ук гаҗәп уңган,

Тырыш булгангадыр, мөгаен.


Килер көннәр Сезне күмеп торсын

Сәламәтлек белән уңышка.

Балаларның игелеген күреп,

Җаныгызны һаман назга төреп

Яшәгез Сез тигез тормышта!


2005, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх