Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 66

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Яулап алдың бугай

Оглавление

Гыйшкыма

Тукта! Кемнең йомшак тавышы бу? –

Йөгереп килдем шушы тавышка.

Игътибарны алган син икәнсең:

Шундый якын, шундый таныш та.


Телләреңнән бары гөлләр тамды,

Әйтерсең лә назда тирбәлдең.

Сүзең соңда, каерылып китеп,

Гармуныңны сузып җибәрдең.


Күңелләрем тулды шул мизгелдә –

Син һаман да йөрәк ярасы,

Гармуныңа кушылып, синең көйгә

Килде шунда шәрран ярасы:


«Җитте, зинһар, туктат гармуныңны,

Бәгыремә төшеп уйнама.

Онытты да бетте, ятка китте,

Юксынмыйдыр диеп уйлама».


Тавышыңны ишетеп йөгереп килдем,

Тавышың әллә канга сеңдеме?

«Буең белән түгел, уең белән,

Өең белән түгел, көең белән»

Яулап алдың бугай син мине.


2002, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх