Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 68

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Фин җирендә кабат җырлый Хәйдәр

Оглавление

Фин җирендә кабат җырлый Хәйдәр,

Йөрәгеннән алып моңнарын,

Очрашуга килгән һәр татарның

Зар елатып күңеле кылларын.


Фин татары чыккан Нижгар ягы –

Туган җире Хәйдәр Бигичнең.

Җырчылар бар ике төбәктән дә,

Тик моңарчы әле беркайчан да

Булганы юк иде беришнең.


Җырлый Хәйдәр, киң күкрәген киереп,

Әйтерсең лә эчтә янган уттан

Иреннәре чатнап кипмәгән,

Йөрәкләре туктап, бер мизгелдә

Дөньялыкны ташлап китмәгән.


Агылып килде халык, ишетүгә

Кабат аның «кайту» хәбәрен.

Моңга сусау могҗизалар тудыра,

«Киткәннәрне» гел кайтарып тора –

Мир онытмас үзенең Хәйдәрен!


2005

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх