Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 67

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Бөек җырчы иде илендә

Оглавление

Хәйдәр Бигичев истәлегенә

Олы шәхесләрнең берсе иде,

Бөек җырчы иде илендә,

Кайнар алкышлардан дәрман алып,

Йөз ел яшәр иде кимендә.


Тик язмышы башка юлдан икән –

Тутыралмады хәтта иллесен;

Борчу-интегүле гомерләрнең

Кайчан өзеләсен белмисең шул,

Кайчан сүнәсеңне белмисең!


Гомере буе чиксез моңнарына

Күмеп йөрде дөнья татарын.

Уена кертмәгәндер җырларының

Бәгырьләрне айкап атарын.


Соңгы баруында: «Чит илдә дә

Тыңласыннар әле»,– дия дә,

«Мин булмаган өйгә кайтырсың»20ны

Җырлап йөри Финляндиядә.


Бу ни гаҗәп: әллә сизенгәнме

Мәңгелеккә тиздән китәсен,

Ул булмаган өйгә кайтканнан соң

Кадерлесен хәсрәт өтәсен?


Шактый вакыт узды «киткәненә»,

Әмма күңел аннан бизмәде,

Сөйгән халкы әле һаман елый –

Сагынуларга җаны түзмәде,


Үксез калган газиз Зөһрәсенең

Әле дә яшьле моңсу күзләре,

Кайтавазлар булып үзенә кайтты

«Кайдан эзлим?» диеп тилмереп әйткән,

Йөрәкләрне теткән сүзләре.


2004

20

Флёра Тарханова сүзләре, Илдус Тарханов музыкасы.

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх