Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 79

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Балалардан – игелек!

Оглавление

юбилее уңаеннан Фоат абый Галимуллинга

Хәзер бармак исәбендә

Менә дигән чын ир-ат.

Шуларның берсен беләм мин –

Исеме аның Фоат!


Һичкайчан ялынып йөрмәс

Башкадан акыл сорап.

Ә бит күбесе аларның

Ни чүмәлә, ни зурат.


Фоат абыйга талантны

Ходай биргән, кыскасы.

Ул галим дә, ул әдип тә,

Җырчы һәм тел остасы.


Һәрчак күңелне тетрәтә

Чын ирләрчә тавышы –

Сүз моңыннан үтә хәтта

Туган ягы сагышы.


Кукмара да һич онытмый

Үзенең бөекләрен.

Бигрәк тә акыл остазы –

Фоаты кебекләрен.


Бүген аның туган көне –

Түгәрәкли датасын.

Бәхетле тигезлегеннән

Көн дә ләззәт татысын!


Эше барсын уңыш белән,

Дәрманы торсын килеп,

Куанычтан сихәт күрсен,

Балалардан – игелек!


2016

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх