Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 69

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Якташлар

Оглавление

Мәшһүр якташларның саны бездә чиксез –

Һәрбересе йолдыз булырлык.

Гамәлләрен күргән-белгән саен

Туа бездә чиксез горурлык!


Уйлап баксаң, данлы Чистай җире

Кемне генә илгә бирмәгән?!

Сугыш, хезмәт утларында янган

Геройлары дөнья иңләгән.


Тарихларда калган мәшһүрләре

Хәтереннән чыкмый каламның:

Ишан хәзрәт, затлы сәүдәгәрләр

Күрке булган узган заманның.


Исхакыйлар, Фатих Әмирханнар,

Сания Гыйффәт, Рәйсә Ишморат,

Зөфәр, Кояш, Барлас Камаллар…

Әсәрләрен кулдан-кулга йөртеп

Укый-укый хәйран калганнар.


Бездән җитәкчеләр, министрлар,

Прокурорлар, табиб бик мулдан.

Гыйлем белән гаярьлекне кушып,

Күпләр киткән шул изге юлдан.


Алып батыр хәтта көч-дәрмансыз

Күчералмас иде тау-ташны…

Килер көннәр янә мулдан бирсен

Илне данга күмәр якташны!


2013, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх