Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 74
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Баш татар
ОглавлениеБөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе
Ринат Закировка
Бар җиһанга сибелеп яши халкым –
Бер мәмләкәт кенә аңа тар:
Урыс илен әйтмимен дә инде,
Америка, Кытай, Финляндия,
Япун иле белән Австралия –
Барсында да өлгер татар бар.
Эшчән, булган, горур татарларны
Бердәм итә хезмәт, ышаныч,
Тик бер нәрсә талкый күңелләрен –
Үз кагъбәсен, илен юксынудан
Бәгырьләрен өтә уй-сагыш.
Күз төбәлә шулчак Казаннарга,
Гозер төшә Ринат Закирга,
Ә ул инде барын эшкә җигә
Һәммәсенә ярдәм итәр өчен
Туры китереп бөтен законга.
Өерелеп килә милләттәшләр:
Якты чырай, хөрмәт – Конгресстан.
Закировның шушы оешмасы
Милләтемне туплап кына калмый,
Өмет баглап килгән балаларын
Студент та итә берочтан.
Кайчакларда түзеп тора алмый –
Җыена да үзе чыгып китә,
Кискенләшсә милли мәсьәлә.
Бу мәсьәлә дә тиз хәл ителә,
Бәйле булса да күп нәрсәгә.
Шәфкатьлелек чиксез үз халкына –
Таш атканга хәтта аш атар.
Милләт рухын, милли бөтенлекне,
Телебезне, динне, өстенлекне
Саклар өчен җанын фида кылыр
Ринат Закир дигән баш татар.
2008