Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 73
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Тәмләтте чәйләремне
ОглавлениеДания Салиховнага
Беркөн иртән шалтырады
Ду килеп телефоным –
Матур нечкә тавыш белән
Башланды шушы көнем.
Танып бетермим тавышын:
«Кем соң бу?» – дим аптырап.
Шундук күптән таныш тавыш
Килеп чыкты ялтырап.
Чын артист кыланышларын
Сиздем бит сүзләреннән.
Әле утлар сибелгәндер
Хәйләкәр күзләреннән.
Аңлап алдыгызмы инде
Кем белән сөйләшкәнне?
Клеопатра булып чыкты –
Тәмләтте өстәлдә көткән
Иртәнге сөтле чәйне.
Рәхмәт, Дания апа!
Без һаман бергә пока.
Саулык торсын гел сакта.
Күрешеп торыйк һәрвакыт
Мөмкинлек булган чакта!
2014