Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 84
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
«Кай якларга чыгып китсәгез дә…»
ОглавлениеКай якларга чыгып китсәгез дә,
Халык ышанычын аклагыз:
Канатыгыз кайрылмасын өчен,
Юлларыгыз айрылмасын өчен
Илһам өстәп торган мәхәббәтне
Җаныгызга төреп саклагыз.
2007