Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 77

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Газинур

Оглавление

Якташым Газинур Галимовка

Газинурлар бик күп бездә –

Сабирҗанда бер генә.

Мәскәү, Казан каласында

Прокурорлар арасында

Белми аны кем генә?


Исеме дә күп мәгънәле:

Герой бит ул – җиңүче,

Шуның өстенә һәркемгә

Якты нурлар сибүче.


Шуңа да ачык күңелле

Безнең якташ Газинур.

Гәпләшеп утырганда да

Йөзләреннән балкый нур.


Зур белгеч ул хезмәтендә,

Җәмәгать эшендә дә.

Өндә генә тырышып йөрми,

Кайбер авыр мәсьәләне

Хәл итә төшендә дә.


Галиҗәнап якташыбыз!

Изге эшләр белән генә

Үтсен һәрбер көнегез,

Сезнең күк якташлар күбрәк

Булсын диеп телибез,

Чөнки сезнең белән һәрчак,

Бу бит үз мишәрем диеп

Горурланып йөрибез!


2013

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх