Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 82
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Ике Аккош
ОглавлениеБашкортстанның атказанган,
Татарстанның халык артистлары
Зөлфия белән Җәвит Шакировларга
Сәхнәләрдә йөзә ике аккош –
Бер-берендә назлы күзләре.
Моң дәрьясы ташкынында туган
Җырларында әйтер сүзләре.
Бәгырьләрдән төшкән җыр-моңнары
Халык йөрәгенә юл алды.
Милләтенең сөю дулкынында
Җиһаннарга китеп таралды.
Каурый-каурый очкан бу авазлар
Сихәт булып җанга яттылар.
Яраталмый йөргән йөрәктә дә
Дөрләп торган учак яктылар.
Сәхнәләрдә йөзә ике аккош,
Бормаларны үтә ашыкмый.
Гомере озын, бәхете тулы булсын
Ике аккош – ике гашыйкның.