Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 76

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Якташыма

Оглавление

(Экспромт)

Галиәсгар театры

(Мин моны шәхсән беләм)

Ике дистә ел эчендә

Гаҗәп зур абруй казанды

Шамил Зиннурыч белән.


Ул тырышса, артистларның

Өсте бөтен, тамак тук,

Чөнки данлы театрның,

Халык мәнфәгатен яклап,

Милли рухыбызны саклап,

Йөрмәгән бер җире юк.


Зурдан кубып үткәрә ул

Исхакый укуларын.

Идел ярларына чыгып,

Милләтебезгә тарата

Салих Сәйдәш моңнарын.


Бармы карар, юкмы карар –

Аның анда эше юк.

Эшлим дисә, ду китерә –

Ни үзенә, ни сүзенә

Буйсынмаган кеше юк.


Шуңа Шамил Зиннурычны

Хөрмәтлиләр һәр җирдә.

Бар белгәне – дөрләп китү

Һәм дәртләнеп хезмәт итү

Үз халкына һәм илгә.


Изге эшеңдә уңышлар

Телибез бергә-бергә.

Бәхет, шатлык, бәрәкәтлек,

Иминлек һәм сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!


2005

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх