Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 63

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Син яшьлектән әле китмәгән

Оглавление

С.Н-кә

Алтмышыма кердем инде димә,

Син яшьлектән әле китмәгән,

Үтеп барган еллар йөзләреңә

Тирән буразналар сипмәгән.


Буй-сының да артык үзгәрмәгән,

Күзләреңдә шул ук очкыннар.

Табигатең синең һаман да яшь,

Әйтерсең лә синдә тылсым бар.


Җиңел тормыш белән яшәмәдең,

Хәсрәте дә булды, сагыш та.

Тезләндерер кебек тоелса да,

Җиңә белдең син бу алышта.


Сабыр гына атлап килеп кердең

Алтмыштагы алтын көзеңә.

Саулык, бәхет янәшәңдә булып,

Җитсәң иде олуг йөзеңә.


2001

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх