Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 64

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Син төшемә бүген килеп кердең…

Оглавление

С. Н-кә

Син төшемә бүген килеп кердең

Кыска җиңле ап-ак күлмәктән,

Дөньяларың онытып карап тордың,

Кулларымнан алып кинәттән.


Кочагыңа тартып сеңдердең дә

Чәчләремә куйдың битеңне,

Илаһи көч салдың йөрәгемә –

Мин алышка кердем ул көнне.


Алыштым мин салкын үлем белән,

Җәрәхәттән канга батсам да,

Җиңелмәдем, кисеп авыртудан

Аңым җуеп шактый ятсам да.


Син иңдергән шушы илаһи көч

Яраларым минем бәйләде,

Аягыма кабат бастырды да

Синле дөньяларга әйдәде.


Алып китте җиде катка менеп

Галәмнәрне гизгән чагыма –

Йолдыз нурын җыйган күзләремдә

Синең утлы гыйшкың чагыла.


1998, Казан

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх