Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 54

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Йолдыз булып яусын…

Оглавление

юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе

Шамил Хәмит улы Гаффаровка

Онытасым юк Сезнең гаделлекне,

Ягымлы йөз, көләч күзләрне,

Энҗе бөртегедәй тигез итеп

Саф татарча тезгән сүзләрне.


Авыр йөкне аудармыйча тарту

Барлык ирләргә дә хас түгел.

Алар арасында куркак җаннар,

Эшен белмәгәннәр аз түгел.


Ничә еллар куйган хезмәтегез

Үрнәк булып тора яшьләргә.

Өйрәнсеннәр алар, Сезгә карап,

Эшләргә һәм күкрәп яшьнәргә.


Керләнмәсен күңел, тулсын дәрман –

Ташып торсын егәр йөрәктә.

Бетәсе юк эшегезнең, шуңа

Саулык-көрлек килсен бигрәк тә.


Рәхим-шәфкать, бәхет яусын Сезгә

Йолдыз булып тормыш күгеннән,

Дәрәҗәнең бөек баскычына

Басар өчен инде бүгеннән!


2010

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх