Читать книгу Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью - Тарханова Флёра - Страница 59

I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Милләт моңын халкым онытмас!

Оглавление

Сары сагыш били күңелемне,

Сәйдәш көен, җырын ишетсәм –

Милләт рухы иңгән һәммәбезгә

Аның моңы сеңде бишектән.


Ул көйләрне гасыр дәвамында

Оркестр һәм баян гына түгел,

Күңел кыллары да уйнады.

Моңга сусау безнең йөрәкләрдә –

Милләт җаны аңа туймады.


Кызыл Байрак – җыр һәм моң чишмәсе,

Сәйдәш моңын шунда табасы.

Татар эзе яткан һәрбер җирдә

Салих Сәйдәш, Сара моңнарында

Үссен иде милләт баласы.


Каннарына яшьтән сеңеп калса,

Бу чишмәне алар корытмас.

Бары шулчак милли сагышларны,

Милли хисләр, милли язмышларны,

Милләт моңын халкым онытмас!


2008

Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

Подняться наверх