Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 67
Көтелмәгән очрашу
ОглавлениеСине күптән күргән юк иде бит,
Көтмәгәндә булды очрашу.
Телсез калдык тәмам икебез дә,
Кая ди ул хәлләр сорашу.
Сүзләр купты ерак-еракларга
Таралышкан дуслар турында.
Берсе яши икән Сахалинда,
Берсе яши икән Кырымда,
Берсе яши икән Минзәләдә,
Берсе яши икән Сургутта,
Камил белән Айгөл аерылышкан,
Бергә-бергә күпме торып та.
Зифа белән Марат кушылганнар,
Кушыласы ачык иде лә.
Балачактан алар берсен берсе
Күз алдында безнең сөйде лә.
Җәмилә дә Себергәме киткән,
Тәүге мәхәббәте янына.
Гөлнәфисә әнә ялгыз калган,
Бакыр башын һаман сагына.
Исмай сөйгән кызның улы быел
Өйләнгән, ди, Исмай кызына.
Син әйткәннең күбесен белми идем,
Кызык булып китте үземә.
Сыйныфтагы җиде-сигез кеше
Бакый йортка күчеп киткән лә.
Ни эшләмәк, таралышканга да
Күпме дистә еллар үткән лә.
Белгәннәрне мин дә сөйлим дисәм,
Сөйли алмый калдым бөтенләй.
Ак машинаң сине алып чапты,
Эх, ямансу мине иттең лә!
Әйтер сүзләрем дә күп иде лә,
Әйталмагач бигрәк читен ич.
Кайда, ничек яшәп ятасыңдыр,
Белми калдым – шунсы үкенеч!
Йөрәгемне алып киттең мәллә?
Күңелкәем тулы сагыш-моң!
Сине күрү бер төш булды сыман,
Чын булдымы әллә – аңышмыйм!