Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 73
На сайте Литреса книга снята с продажи.
«Миллионлаган йолдыз күк йөзендә…»
ОглавлениеМиллионлаган йолдыз күк йөзендә,
Исемеңне бирдем берсенә.
Нинди матур йолдыз икәнеңне
Планеталар гел-гел күрсеннәр.
Мин меналмам инде яннарыңа,
Мин калырмын җирдә, бер читтә.
Сиңа булсын Галәм киңлекләре,
Сарман исә мине җирсетә.