Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 65
Дуслар белән күрешсәм
ОглавлениеМиңа чын бәйрәм буладыр,
Дуслар белән күрешсәм,
Мин дусларыма бурычлы,
Нәрсәгәдер ирешсәм.
Җыелып шигырь укыйбыз,
Илһам алабыз аннан.
Әдәбият көннәренең
Өзелгәне юк җаннан.
Язның шифалы һавасын
Сулап чәчәк атабыз.
Тормышның таш кыяларын
Бергәләшеп ватабыз.
Язмыш упкынга ташласа,
Бергәләшеп чыгабыз.
Без исән дип, дөньясына
Үч итеп, чаң сугабыз.
Очрашкан саен кайда да,
Сусау арта яшәүгә.
Берни җитми дуслар белән
Бергә-бергә яшьнәүгә.
Котып салкыннары безнең
Йөрәкләрдә җылына:
Гүя Тәңре бәхет өйгән
Барчабызның юлына.
Ни эшләрмен, япа-ялгыз
Кайгыларга бирешсәм?..
Мондый уйлар юкка чыга,
Дуслар белән күрешсәм.