Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 59

«Сиксәннәргә киткәч, аңлый төшәм…»

Оглавление

Сиксәннәргә киткәч, аңлый төшәм:

Шигырь тумый, көн-төн тырышмый,

Үз йөрәгең белән яу кырында

Кырыкмаса кырык орышмый.


Кеше бит ул бөртек алтын өчен

Тау-тау кадәр ком-таш юдыра.

Шуңа охшамаса, шагыйрь кеше

Үле шигырь генә тудыра…


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх