Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 51
«Җилне әйтәм әле, кинәт кенә…»
ОглавлениеҖилне әйтәм әле, кинәт кенә
И тотынды тәрәз кагарга.
Ярты төндә утым сүнмәгәнне
Нәрсә тора карау аңарга.
Тәрәзәмне ачкач и сөенде,
И сыйпады ап-ак чәчемне.
Ничектер бик рәхәт булып китте,
Тыялмадым кайнар яшемне.
Күкрәгемә бикләп куелганга,
Йөрәгемнең чыккан ачуы.
«Чыгарыгыз!» – диеп тыпырчына,
Сискәндерә шашып ярсуы.
Читлектәге коштай бәргәләнә,
Бирә алмыйм аңа киңәш тә.
Очып чыкса, кунар иде микән
Өй кырында үскән миләшкә…
Йокламыйча төннең озынлыгын,
Кыскалыгын белми калганмын.
Таңнар аткач кына урыныма
Йоклап алыйм диеп ауганмын.
Ә уянып китсәм, яңгыр ява –
Баш чылатыйм әле үсәм дип.
Тышка чыксам, җилләр биеп йөри,
Дамир бабам исән, исән, дип.