Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 46
Үткәннәр гел искә төшеп тора
ОглавлениеБез исәннәр очрашабыз әле,
Күрешәбез әле кайчакта.
Ә үлгәннәр белән күрешеп булмый,
Идел кадәр күз яшь койсак та.
Алар рухын бер дә кимсетмичә,
Сөйләшәбез картлык хакында.
Ә кем белә, бәлкем, ул әрвахлар
Тыңлыйлардыр безне якында.
Тыңласалар сөенерләр әле,
Хөрмәтләгән өчен үзләрен.
Йөрәк түрләрендә саклыйбыз ич
Бу тормышта салган эзләрен.
Ни эшләмәк кирәк, үлем-китем
Тормышларны тар-мар китергәч,
Парлы-парлы йөргән аккошларның
Берәм-берәм берсен үтергәч.
Үлсәләр дә алар, һаман әле
Гомерләрнең матур өлгесе.
Үткәннәр гел искә төшеп тора,
Арттагысы түгел, алдагысы,
Алдагысы безгә билгесез.