Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 48

«Үткәннәрдән кеше күңелендә…»

Оглавление

Үткәннәрдән кеше күңелендә

Хатирәләр кала уелып.

Кайберләре күзгә яшь китерә,

Еламыйча булмый тыелып.


Картлык та бит, тыны-көне бетеп,

Дөнья куып алга йөгерә.

Күңел исә үкенечкә калган

Еллар өчен янып тилмерә.


Көн тудымы, кешеләрдә һаман

Сагыну хисе арта барадыр.

Онытылып беткән әллә ниләр

Тамырланып яфрак ярадыр.


Үткәннәргә күчеп уйга чуму

Арттырадыр йөрәк сагышын.

Яшьлектәге сөю тойгыларын

Гел яңарта көннәр агышы.


Корт чаккандай дертләп китә идем,

Иңнәреңә кулым тигәндә.

Ничек инде, ничек үкенмисең –

Булмады бит кочып сөйгән дә.


Үткән белән бүгенгене хәзер

Бер яктан да булмас тигезләп.

Сагынуларга түзә алмаганга,

Җыр чыгадыр җаннан көй эзләп.


Аны көйли башлый бар дөньясы

Таңнан алып төнгә кадәрле.

Белмисең дә кайчак: ул көй җанны

Әллә назлый, әллә каһәрли.


Язмыш, бәлки, безгә кушкандыр да,

Яшәгез, дип, сөеп-сөелеп.

Белмәдек бит, күңелләрдә бары

Моң-сагышлар калган өелеп…


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх