Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 58
На сайте Литреса книга снята с продажи.
Без соң әле кемнән ким?
ОглавлениеБерсен берсе якын күреп,
Рус, татар дуслаша.
Рус рус булып кала,
Ә татар руслаша.
Моңа мөмкин дистәләгән
Мисаллар китерергә.
Болай халык тиеш түгел
Үз-үзен бетерергә.
Бу бит милләт фаҗигасе –
Без соң әле кемнән ким?
Күрә торып, маңкортлыкка
Юл алабыз көннән-көн.