Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 52
«Үз җыры бар һәрбер чишмәнең дә…»
ОглавлениеҮз җыры бар һәрбер чишмәнең дә,
Һәр урманның, һәрбер тауның да,
Үз җыры бар текә кыяларның,
Мин дә җырчы алар янында.
Үткәннәрнең калган үз җырлары,
Бүгеннең дә туар үз җыры.
Язның, җәйнең җырын тыңладым мин,
Күңелемдә хәзер көз җыры.
Җырлар белән дөнья матурая,
Борма-борма юллар турая.
Энә хәтле шатлык, җырга төрсәң,
Дөя хәтле булып зурая.
Уй-хыяллар җырлап яшәгәндә
Әверелә бара чынбарга.
Язмышымнан сорыйм: насыйп ит, дип,
Ак бураннар җырын тыңларга.