Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 47
«Гади генә авыл малае мин…»
ОглавлениеГади генә авыл малае мин,
Гел авылча килбәт-килешем;
Бер сүземнән аңлый күңелемдәге
Үзгәрешне таныш-белешем.
Заман чире: әнә авылларның
Бетә бара шактый өлеше.
Күз яшьләрем тулы бу кайгыны
Ярсып сөйли йөрәк тибешем.
Авыл бетә, бетә диеп, әнә
Елап ага авыл инеше.
Шул инешне җырга сала-сала,
Авылыма кайтып килешем.
Йөрәгемдә шытып үсә-үсә,
Өлгерәдер иҗат җимешем.
Татлымы ул, юкмы, бер сүземнән
Белә аны таныш-белешем.
Вакытында эшләп өлгермимме –
Өелеп тора минем мең эшем.
Күз яшьләрем тулы бу шатлыкны
Ярсып сөйли йөрәк тибешем…
Йөрәгем дә белә, мин дә беләм
Икебезгә нәрсә тиешен.
Берүк әле, берүк туктамасын,
Исән булсын йөрәк тибешем.