Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 1

Бик сагынган чагым булыр…

Оглавление

Йомшак җилләр көтмәгәндә

Чәчләреңне тарап үтсә,

Иртүк торып, тәрәзәңнән

Нурлы кояш карап китсә,

Бик сагынган чагым булыр,

Бик табынган чагым булыр.


Тын һавада бөтен дөнья

Ипләп кенә җырлап торса,

Искә төшеп бергә чаклар,

Күңелеңне нурлап торса,

Бик сагынган чагым булыр,

Бик табынган чагым булыр.


Ялгыз гына йоклаганда,

Матур-матур төшләр күрсәң,

Иртән торып, оча-оча,

Җырлый-җырлый эшләп йөрсәң,

Бик сагынган чагым булыр,

Бик табынган чагым булыр.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх