Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 26
«Ялгызлыктан качып калалмыйлар…»
ОглавлениеЯлгызлыктан качып калалмыйлар,
Бер таба ул адәм баласын.
Гомер иткән ярың китеп баргач,
Япа-ялгыз җирдә каласың.
Көннәр узган саен, йөрәкләргә
Тирәнрәк уела ярасы.
Матәм көне ерагайган саен,
Сагышларга бата барасың.
Ялгызлык ул айга-вайга куймый,
Җаныбызны сыный тоташтан.
Һәрбер гамәлебез үлгәннәрнең
Якты рухы белән тоташкан.
Яши-яши ялгыз торырга да
Өйрәтәдер тормыш дигәне;
Өйрәтәдер ялгыз күтәрергә
Иңебезгә язмыш өйгәнен.
Каплансаң да егылып, кирәк була
Күтәрелеп атлап китәргә,
Бергә чакның матур мизгелләрен
Онытмыйча саклап үтәргә.
Ялгыз башка яшәү җиңел диеп,
Бер юләре әйтмәс дөньяның.
Ача алмасам да шигыремдә,
Ни икәнен беләм мин аның.