Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 33

«Әй, табигать, язлар алып килеп…»

Оглавление

Әй, табигать, язлар алып килеп,

Яздырмакчы булма һушымнан.

Мин бит хәзер язлар назын табам

Миңа насыйп булган кышымнан.


Гомеремнең ап-ак бураннары

Берүк инде, берүк тынмасын.

Котып суыкларын сындыралам,

Сөю гөлем туңып сынмасын.


Минем кышым – минем якын дустым,

Китеп-кайтып йөрмим көньякка.

Өч фасылын узып гомеремнең,

Ак кышымда йөрим кунакта.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх