Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 25

«Бергә-бергә очрашулар…»

Оглавление

Бергә-бергә очрашулар

Сагынып сөйләргә калды.

Теге чакта уртак хисләр

Төн кочагына салды.


Назга сусаган йөрәкләр

Бер-берсенә сыенды,

Җемелдәп яуган йолдызлар

Яңгырында коенды.


Ни гаҗәп, татлы йокы да

Еракка качкан иде,

Икебезгә күкләр бәхет

Капусын ачкан иде.


Без анда кереп йөрмәдек,

Керәсе калган икән.

Төн биргән бөтен шатлыкны

Көн тартып алган икән.


Хәзер инде йөрәк тулы,

Күңел тулы моң-сагыш.

Сөендереп көендердең,

Әй язмыш, язмыш, язмыш…


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх