Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 42

«Данлы илдә канлы мизгелләр дә…»

Оглавление

Данлы илдә канлы мизгелләр дә

Тарих битләрендә калалар;

Аллаһ вазифасын тартып алып,

Кеше җанын хәтта алалар.


Шанлы илдә канлы вакыйгалар,

Ни дисәк тә, олы хатадыр.

Зурмы, юкмы – алар күңелләргә

Кайгы-хәсрәт булып ятадыр.


Җанлы тормыш кына кайнап торсын,

Булсын дисәк илдә бәрәкәт.

Кеше йөрәгенә шатлык тулсын,

Ясалмасын канлы җәрәхәт.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх