Читать книгу Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства - Гарифуллин Дамир - Страница 29

«Күңелемдә шигырь ничек туа…»

Оглавление

Күңелемдә шигырь ничек туа,

Уйланган юк иде бу хакта.

Сөйгәнемә тагын шигырь язам,

Яшәсә дә читтә, еракта.


Ашыга-ашыга керә шигыремә

Язгы назлар, сулар ярсуы.

Бу хәлләрне сиңа сөйләр өчен,

Яннарыңа чаба кар суы.


Хисләремне сиңа җиткерергә

Илче итеп җилне озатам.

Чыгып күрче таулар биегәнен,

Аларны да көн дә кузгатам.


Кояш кочагына төйи-төйи,

Сиңа юллыйм йөрәк җылымны.

Шул җылыдан чәчкә-гөлләр шытып,

Бизәсеннәр йөрер юлыңны.


Күк гөмбәзе тулы йолдызкайлар

Тәрәзәңнән төнлә багарлар;

Очкыннары булып яратуның,

Йөрәгеңә учак ягарлар.


Башкаемны түгел, йөрәгемне

Җыр табасы итеп әйләндер.

Җанга якын җырны гомер буе

Тыңласаң да олы бәйрәмдер.


Кошлар җырлый аны, вакыт табып,

Урманнарны айкап бер әйлән.

Ничек туа шигырь, ди-ди, ди-ди,

Язганмын ич тагын бер бәйләм.


Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

Подняться наверх